Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Өшегәндә каз мае булыша

Өшү куркынычын булдырмау өчен, урамда йөрү вакытын киметергә кирәк.

Өшүдән ничек сакланырга?

Урамга чыкканда берничә кат итеп җылы киенергә кирәк. Кием тар, тыгыз булырга тиеш түгел. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Өшегәнне сизгәндә йөрешне кызулатырга, йөгереп алырга кирәк. Алай кан йөреше яхшыра, тән җылына. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, юрган, кайнар чәй алыгыз.

Өшегәндә нишләргә?

Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, җылы юрганга төрергә, өшегән урынны җылыткыч май белән (кар белән түгел!) ышкырга, мамык, киҗе-мамык тукыма белән урап куярга кирәк. Күп итеп җылы су яки чәй эчү дә файдалы. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була.

Халык медицинасы киңәшләре

Каз мае элек-электән табигый дәвалау продукты булып санала. Кыш көне өшегәндә дә беренче булып каз мае ярдәмгә килгән. Аны гадәттә бит-колак өшегәндә сөртәләр. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшырта. Бу каз мае составындагы файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның зур күләмдә булуына бәйле. Каз мае сөртеп, салкынга чыкканда тире ярылмый, ул өшүдән саклый. Суыкка чыгар алдыннан аяк һәм кулларны җылы суга тыгып торырга, аннан корытырга һәм каз мае сөртергә кирәк. Май сеңгәч, җылы кием киеп, җылы шарф белән уранып, урамга чыгарга була.

Җылыту эффекты булганга, имбир тамырын да өшегәндә кулланып була. Кулланыр алдыннан имбирне яхшылап чистартыгыз. Имбир тамырының иң файдалы матдәләре – кабыгы астында. Аны боҗралап, юка гына итеп турарга яки вак угычтан үткәрергә кирәк. Эфир майлары күп булу сәбәпле, вакланган имбир тамырын ярты чәй кашыгы салу да җитә.

Кабак файдалы матдәләргә бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр бар. Кабакны уып, өшегән урынга куйсагыз, ярдәме тими калмас.

Шулай ук уылган алма кую да файдалы.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101785/ 

Фото: интернеттан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев