Пилотсыз аппаратлар һәм дроннар һөҗүм иткәндә нишләргә
Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында булу тыела.
Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Лифттан файдалану тыела!
Әгәр һөҗүм вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе идәнендә.
Әгәр сез урамда икән, якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.
Әгәр сез руль артында булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.
Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкәрәк китегез.
Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/158734/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев