Помидорны тизрәк өлгертү өчен нишләргә һәм ботакларын ничек дөрес ботарга?
Суны атнага бер тапкыр куак төбенә, тамыр астына сибәргә, яфракларына су тидермәскә тырышырга кирәк.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы помидор үстерү өчен киңәшләр бирде.
Томатларга даими рәвештә, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Суны куак төбенә, тамыр астына сибәргә кирәк, яфракларына су тидермәскә тырышырга кирәк. Шулай ук сезонга ике-өч мәртәбә булса да томатларның төбен йомшартырга кирәк.
Россия Авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчесе урынбасары Любовь Занина билгеләп үткәнчә, помидорлар үсү чорында аларны дүрт мәртәбә тукландырырга кирәк. Беренчесе үсентеләрне утырткач, ике-өч атнадан соң башкарыла, икенчесе — икенче чәчәкле ботак чәчәк ата башлагач, өченчесе — өченче ботак чәчәк аткач. Дүртенче тукландыру, гадәттә, өченче тукландырудан соң өч атна узгач башкарыла.
Тукландыру түбәндәге пропорциядә әзерләнә: 10 л суга 40 г суперфосфат һәм 10 г аммиак селитрасы кушарга. Шулай ук органик ашламалар (сыер тизәге, кош-корт тизәге), үләннәр төнәтмәсе белән дә тукландыралар.
Әгәр үсемлек бик куе булып үсеп китсә һәм помидорлашу процессы әкрен барса, барлык азотлы ашламалар белән тукландыруны туктатырга кирәк.
Гадәттә, томат куагында, чәчәкле беренче ботак астында ян үсентене (пасынок) калдырып, ике ботак формалаштыралар. Калган ян үсентеләрне алалар. Ян үсентеләрдән арындыруны, аларның 4-5 см дан артык үсеп китүен булдырмыйча, даими рәвештә һәр 7-10 көн саен башкарырга кирәк.
Әгәр беренче чәчәкле ботак өстендә яки астында урнашкан ян үсентене калдырсаң, томат куагы өч сабакта үсеп китә. Бу чакта аларда иң күбе сигез оешма чәчәк калдырыла һәм томатның очын йолкып алырга кирәк. Әгәр барысына да соңарсагыз һәм ян үсентеләр зур булып үсеп китсәләр, аларны сындырып алуның кирәге калмый, ул чакта томатның очын йолкып алырга кирәк.
Помидорларның өлгерүен тизләтү өчен июль азагында калган барлык вак ян үсентеләрне алалар һәм ботаклардагы үсеш очларын йолкыйлар, помидорлар барлыкка килгән чәчәкле ботаклар астында гына ике-өч яфрак калдыралар.
Томатны бәрәңге түтәленнән ераграк утыртырга кирәк, ул барлык вегетация чорында фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек һәм башка шундый авыруларга бирешүчән.
Теплицаларда ак канатлы күбәләк (белокрылка), куак бете, үрмәкүч талпаны, пасленовый минер һәм башка бөҗәкләр алар өчен куркыныч тудыра. Зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими рәвештә карап, эшкәртеп торырга кирәк.
Үсентеләр үстергәндә орлыкларны Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар белән агуларга кирәк. Җирне казыганда Триходермин биофунгициды кертергә кирәк.
Үсентеләрне утыртканда утырту схемасын үтәргә кирәк. Вирус белән авырган үсемлекләрне кичекмәстән юк итәргә киңәш ителә.
Вегетация чорында яфрак өсләреннән дә, тамырга да сиптерергә кирәк: беренче сиптерү үсентеләрне утыртканнан соң ике атна узгач башкарыла, аннан соңгылары — беренче сиптерүдән соң 10-14 көн узгач.
Авыруларга каршы Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар кулланырга мөмкин, химик фунгицидлардан — Раек, Резус, Оксихом, Протон Экстра, Бордоская смесь-Ф, Хом һ.б.лар кулланыла, аларны кулланганда микробиоашламалар (Азолен, УниФос һ.б.) һәм микроашламалар («Сәламәт уңыш» гуматы һ. б.) өстәргә киңәш ителә.
Корткычларга каршы Биостоп, Битоксибациллин, Лепидоцид, Фитоверм һ.б. биоинсектицидларны, химик инсектицидлардан — Конфидор Экстра, Искра золотая, Калаш, Танрек һ.б.ларны кулланырга, шулай ук микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев