Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ШӘЛНЕ АГАРТЫП БУЛАМЫ?

Шәлнең саргаюына дөрес юмау сәбәпче. Гадәти порошок белән юарга ярамый, аның составында химик агарткычлар була, ул йонны саргайта. Водород перекисе, нашатырь спирты ярдәмендә агартып карый аласыз.

Металл таска 2 л 40 оСлы кайнар су салырга. Шуңа 2 аш кашыгы водород перекисе, 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушарга. Шәлне эремәгә салып, 2-3 сәгать тотарга. Озаграк тотсагыз, суны җылытырга кирәк, ул 30 оСтан салкын булмаска тиеш, артык кайнарланып та китмәсен. Аннан 2-3 тапкыр чиста суда чайкарга һәм сак кына сыгып, өслеккә җәеп киптерергә. Утырмасын өчен, чит-читләрен эләктереп куярга.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев