Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсакны кайчан җыярга?

Түтәлне казый башлаганчы, бер сарымсакны йолкып, чистартып карагыз, кабыгы юкарырга тиеш.

Көзге сарымсакны сортына карап, гадәттә, июльнең икенче яртысыннан август башына кадәр җыялар. Иртә өлгерешлесе тишелеп чыкканнан 3 айда җыярлык булып үсеп җитә. Соң өлгерешле сортына 4 айдан азрак вакыт кирәк.
Черемәсен, яхшы саклансын өчен, соңгы айда сарымсакка су сибүне киметергә, 1-2 атна кала бөтенләй туктатырга кирәк.
Түтәлне казый башлаганчы, бер сарымсакны йолкып, чистартып карагыз, кабыгы юкарырга тиеш. Сарымсакны җыю вакытын өзмичә калдырылган берничә угына карап беләләр. Бакчачылар аны “өлгереш маягы” дип атый. Аларда вак орлыклар өлгерә. Сабагы тураеп, орлыклар кәрзиненең элпәсе шартлагач (фотода), сарымсакны җыярга кирәк.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев