Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсакның яңа уңышын ничек сакларга?

Дөрес итеп урнаштырсаң, сарымсак киләсе көзгә кадәр яхшы торыр, ди тәҗрибәле бакчачылар.

Киләсе көзгә кадәр сарымсак черемичә һәм кипмичә саклансын өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Сарымсакны «толымнарга» үреп куярга була. Аны салкын һәм караңгы урында саклагыз.

Пыяла банкада да сарымсак яхшы саклана. Банканы сабын белән юып, стерильләштерегез. Сарымсакларны яки аның тырнакларын аерып банкага тутырыгыз һәм капрон капкач белән ябып куегыз.

Сарымсакны суыткычта тотып та була. Аны кәгазь пакетка, катыргы тартмага тутырып яки яшелчәләр саклый торган пластик контейнерга салып куярга була.

Сарымсакны таш тоз эчендә саклап була. Пыяла банканы стерильләштерегез һәм төбенә таш тоз салыгыз. Аннары сарымсакны яки аның тырнакларын аерып тутырыгыз. Шулай итеп тоз белән аралаштырып, катламлап банканы тутырыгыз.

Сарымсак пычкы чүбе яки агач көлендә дә яхшы саклана. Катыргы тартмага катламлап сарымсак һәм пычкы чүбе тутырыгыз. Аскы һәм өске катлам пычкы чүбе булсын. Ылыслы агач чүбе булса яхшырак. Пычкы чүбе урынына агач көле алырга була, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев