Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шкафта калдырылган әйберләр өчен кибет җавап бирәме

Кибеттә еш кына, шкафта калдырылган әйберләр өчен кибет җавап бирми, дип кисәтәләр. Бу дөресме?

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирде:
— Дөрес түгел, хәтта әйберләрне саклау хакында килешү төзелмәсә дә, “кибет шкафта калдырылган тауар өчен җавап тотмый” дигән кисәтү элмә такталары куелса да, Гражданлык кодексының 887 нче маддәсе буенча, әйберне алып калгач, жетон биргәннәр икән, димәк, аның саклыгы өчен җавап та тотарга тиешләр. Кибеттәге шкаф ачкычы шул жетон ролен үти. Гади итеп аңлатканда, кибеткә кергәч, әйберләрне шкафка бикләп калдырып, ачкычын алгансыз икән, кибет белән сезнең арада әйберне саклау хакында килешү төзелгән кебек. Нәтиҗәдә кибет ул әйберләрнең саклыгы өчен җаваплы. Җитәкчелек шкафта калдырылган әйбергә зыян килгән очракта компенсация түләргә теләми икән, полиция хезмәткәрен чакыртырга, әлеге фактны теркәргә һәм кибеткә шикаять калдырырга, ахырдан судка мөрәҗәгать итәргә була. Үз хокукларыбызны белеп яшик.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев