Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Суганны күз яшьләрен түкмичә әрчү турында 15 киңәш

Әмма рәхәт эш түгел ул суган әрчүләре, аны әрчегән кеше үзе генә белә, әгәр шушы 15 киңәшкә таянып эш итсәгез, сезнең күзегездән бер тамчыда күз яше түгелмиячәк, сынап карагыз рәхәтләнеп үзегезнең тәҗрибәгездә. 1.Салкын су Суган кискәндә салкын су куллануның беръюлы берничә ысулын кулланып була. Мәсәлән, сез, пычагыгызны суганны кискәнче һәм...

Әмма рәхәт эш түгел ул суган әрчүләре, аны әрчегән кеше үзе генә белә, әгәр шушы 15 киңәшкә таянып эш итсәгез, сезнең күзегездән бер тамчыда күз яше түгелмиячәк, сынап карагыз рәхәтләнеп үзегезнең тәҗрибәгездә.

1.Салкын су

рәсемнәр1

Суган кискәндә салкын су куллануның беръюлы берничә ысулын кулланып була. Мәсәлән, сез, пычагыгызны суганны кискәнче һәм кисү вакытында салкын суда чылатып ала аласыз, яисә чистартылган суганны берничә минутка салкын суга салып торасыз.

2.Суыткыч яисә суыткычның аскы камерасы

рәсемнәр2

Суганны чистартыр алдыннан аны берәр сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.Шундый ук нәтиҗә бирә, әгәр сез әрчи торган пычакны 15 минут дәвамында суыткычның аскы өлешендә тотып алсагыз.

3.Кайнап торган су

рәсемнәр3

Суганны кайнап утырган һәм пары чыгып торган су янында кисегез,ник дисәгез,суның пары суганның фитонцитларын (куздән яшь чыгараторган)тарата икән. Шулай ук, суганны әрчер алдыннан ,зур кисәкләргә бүлеп, башта кайнар суга салып алыгыз, аннары инде судан алып бер бөртек күз яше түкми турый аласыз.

4.Авызыгызга бер-ничә йотым су уртлагыз

рәсемнәр4

Авызыгызга бераз су алып, суганыгызны кисеп беткәнчейотмый гына тотыгыз, шулай эшләгәндә,күздән яшь чыкмый икән.

5.Петрушка үләне яисә сагыз

рәсемнәр5

Суган кискәнче сагыз яисә петрушка үләне чәйнәп торыгыз. Шулай эшләгәндә, сагыз һәм үләндәге булган матдәләр, суганның күз яшен чыгара торган сәләтен зарарландра икән.

6.Вентилятор яисә вытяжка

рәсемнәр6

Суган кисә торган тактагызны вентилятор яисә вытяжка янына урынлаштырыгыз һәм рәхәтләнеп суганыгызны турагыз, ник дисәгез, вентилятор үзенә сугандагы булган җылата торган матдәләрне куып чыгара икән.

7.Шәм яисә газ плитәсе

рәсемнәр7

Янып торган газ плитәсе кырында яисә шәмнең ялкыны кырында суганыгызны бердә генә курыкмыйча турый аласыз,ник алай дисезме,чөнки янып торган ялкын суган тураганда чыккан фитонцидларны окислять иттерә икән.

8.Уксус

рәсемнәр8

Әгәр суган турый торган тактагызны уксус белән чылатсагыз, анда барган химик реакция нәтиҗәсендә суган парлары нейтральләшә.

9.Тоз

рәсемнәр9

Кисә торган тактагызга күп итеп тоз сибегез, шулай иткәндә, суган кискәндәге сут тозга сеңә һәм җылатмый. Бу очракта тоз эре булуы мөһим.

8.Лимон кисәге

рәсемнәр10

Тоз сибеп кенә түгел, тактагызны лимон кисәге белән ышкып та шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була,ник дисезме, чөнки лимоннан бүленеп чыккан сут шулай ук суган кискәндә бүленеп чыккан җылата торган парларны нейтраль-ләштерү үзенчәлегенә дә ия икән.

11.Пычакны дөрес сайлау

рәсемнәр11

Суган кисер өчен пычак дөрес итеп сайланырга тиеш,ул тигез,үткер, шома, бер нинди кытыршы тешле булырга тиеш түгел.Пычак дөрес сайланса,кискән вакытта аз күләмдә сут бүленеп чыга һәм күз яшьләре түгелүгә ирек куелмый.

12.Дөрес сулау алымы

рәсемнәр12

Тагын сезгә тәкъдим итә торган бер ысул, ул да булса, суган кискәндә борын белән суламыйча, авыз белән генә сулагыз.Шулай иткәндә , борын эчендәгет лайла ярсымый, һәм күз яшьләре бик күп күләмдә булмый.

13.Су астында йозә торган күзлек куллану яисә марлядан повязка

рәсемнәр13

Һич булмаса күзегезне,авызыгызны су астында йөзә торган күзлек белән каплап суган кисә аласыз,яисә марлядан эшләнгән маска да ярап куярга мөмкин.Болай эшләгәндә күздәге лайла ярсымый һәм сез тыныч кына суганны оста итеп кисеп куясыз.

14.Кухня комбайны

рәсемнәр14

Хәзерге алга киткән ысул, кухня комбайны белән, бер мәшәкатъсез суганны блендер сезгә турап та бирә.Ләкин игътибар, комбайнның суган сала торган савыты бик ныклы итеп ябылган булырга тиеш, алай итмәсәң блендер сезгэ ярдәмче түгел.

15.Яшел кыяклы суган

рәсемнәр15

Мөмкинчелегегез булса, башлы суганны яшел, кыяклы суган белән алыштырыгыз.Кагыйдә буларак, бу алыштыру сезнең әзерләгән ризыгыгызның тәменә бернинди дә начар йогынты ясамыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X