Сыек сабынның катысыннан аермасы нидә?

Сабынсыз бер көн дә яшәп булмый. Бигрәк тә җәен. Кисәкле сабынның тарихы бик еракларга барып тоташса, сыек сабынның пәйда булуына әле 30 еллар чамасы гына. Рекламаларына ышансаң, нәкъ менә сыек сабын тән тиресен киптерми һәм аны файдалы матдәләр белән тукландыра.
Казанның косметика кибете консультанты Лилия Гарифуллина әйтүенчә, рекламачылар сүзләрендә, чыннан да, хаклык бар. Уңайлылык һәм гигиена күзлегеннән караганда да, сыек сабын куллануның күпкә җайлы булуы бәхәссез. Кулга тотып сабынлыйсы булмагач, кисәклесендәге кебек, кемнәрдәндер калган бактерия-вируслар ияртү куркынычы юк. Шул ук вакытта күпме сакласаң да, кипми һәм җебеми дә.
Өстенлекләре
Сыек сабыннан файдалану бик уңайлы һәм экономияле. Дозаторына басуга, бер тапкыр тиешенчә юыну өчен күпме кирәк, шуның кадәр сабын гына чыга. Үзең белән сәяхәткә алу өчен дә уңайлы: җебеп-агып, киемне пычратудан куркасы юк.
Сыек сабынның кисәклесеннән төп аермасы – составының яхшырак булуында, ди Лилия. Шампунь һәм гельнекенә охшашрак ул. Аңа тән тиресен тәрбияләү өчен эфир майлары һәм башка матдәләр өстәлә. Кисәкле сабын тән тиресенең саклагыч катламын юып төшереп, тирене киптерсә, сыегы селтенең мондый тәэсиреннән котылуга ярдәм итә.
Составын кара
Сыек сабынны сайлаганда, составына игътибар итәргә кирәк. Фәнни телгә күчсәк, аны җитештерүдә калий тозлары, олеин, аурин кебек май кислоталары, тән тиресен йомшарткыч матдә – сурфактант кулланыла. Шулай ук сыек сабынга глицерин, бактериягә каршы матдәләр өстәлә. Кайвакыт сабын составында натрий тозлары булырга мөмкин. Мондый составлы сабынның сәламәтлек өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә зыяны юклыгын белгечләр кат-кат раслап, искәртеп тора.
Шул ук вакытта Лилия Гарифуллина гигиена чарасын тән тиресенең төренә карап сайлап алырга киңәш итә. Нормаль тире өчен глицеринлы, бактерияләргә каршы сабын, коры тире өчен – дымландыргыч, аллергиядән интегүчеләр өчен – гипоаллерген дигәнен сайлагыз, ди ул. Тагын бер мөһим әйбер – pH күрсәткече. ГОСТ буенча, шампуньдә һәм сыек сабында 10,0 саныннан артмаска тиеш. Гипоаллерген яки балалар өчен крем-сабын сайлап алганда бу аеруча мөһим.
Зур савытлысы сыйфатсыз
Сыек сабынны хәзер пластик канистрлар, зур савытлар, герметик пакетларга тутырып саталар. Гадәттә ул арзангарак төшә. Зур савыттагы гигиена чарасы озакка җитә, әлбәттә. Ләкин составы начаррак: чөнки аңа консервантлар, «химия» күбрәк кушыла. Коры, сизгер тән тиресе моны шундук сизеп ала. Иң яхшысы – органик сабын. Үсемлек майларыннан, үлән төнәтмәләре, тән тиресе өчен файдалы витаминнардан тора ул.
Бактерияләр сагында
Коронавирус пандемиясе чорында бактериягә каршы сабыннарны кибет киштәләреннән кырып-себереп алдылар. Чыннан да, аның составындагы махсус матдәләр бактерия һәм вирусларны юкка чыгара, ди консультант кыз. Ләкин мондый сабын белән көненә бер тапкыр гына юынырга киңәш ителә. Чөнки составындагы агрессив матдәләре тән тиресен киптерә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86173/
Фото: интернеттан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.14500
-
8 август 2022 - 15:09Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана 10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә.12200
-
8 август 2022 - 14:56В Татарстане в рамках национального проекта «Экология» проведено лесовосстановление и лесоразведение на площади 2865 га В республике продолжается реализация регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология». В его рамках по состоянию на 8 августа т.г. в Татарстане проведены работы по лесовосстановлению и лесоразведению на площади 2865,1 га. В том числе посадка лесных культур – на 1412,5 га, лесоразведение – на 104,6 га, комбинированное лесовосстановление – на 4 га, естественное лесовосстановление – на 1344 га.7600
-
8 август 2022 - 10:53Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлык Бәйгебез дәвам итә, дуслар! Инде нәтиҗәләр ясарга да күп калмый. Гариза тапшырырга ашыгыгыз! Ә әлеге фотоларда Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлыкны күрәсез. Искиткеч бит!15900
-
8 август 2022 - 10:33АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».10300
-
8 август 2022 - 09:01Эсселәр янгын куркынычын арттыра Бүген һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Бүген көндез +30дан +32 градуска кадәр җитәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, явым-төшем көтелми.11900
-
8 август 2022 - 08:42Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз Бу көннәрдә райондашыбыз Бурганов Шамиль Галимҗан улы гаиләсе зур югалту кичерә.16300
-
8 август 2022 - 08:08«Кубань» салаты Кирәк булачак: 2 кило кызара башлаган (яки өлгереп җиткән, әмма каты булсын) помидор, 1 кило кыяр, 2 эре татлы борыч, 1 баш эре суган, 5 сарымсак теше, ярты әче борыч, 100 мл (ярты стакан) үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы серкә, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5–2 аш кашыгы тоз, 2 канәфер, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә укроп.14700
-
7 август 2022 - 14:19Сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? Безгә Үзәк бистәсеннән Гөлфия Салихова менә шундый фото җибәрде 😅 Ә сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? 😊22800
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28500
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
7 август 2022 - 08:03Роза таҗларыннан – кайнатма Кирәк булачак: 300 грамм чәчәк таҗы, 300 грамм шикәр комы, ярты стакан су, 1 эре лимон согы.22300
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
8 август 2022 - 08:57Төтенне аралап кереп документларын гына алып чыгалар13 июнь көнне Теләче районы Үзәк авылында төнлә янгын чыгып, Галина һәм Ильнур Валиуллиннарның йорт- җирсез калуы хакында хәбәр иткән идек.16100
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
6 август 2022 - 08:10Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде Теләче районы башкарма комитетынын 20.06 2022 ел 116 номерлы карары нигезендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде. Белем оешмаларын тикшеру 3 августтан 5 августка кадәр дәвам итте.49100
-
6 август 2022 - 08:26Матурлык бәйгесендә Олы Мишә авыл китапханәсе дә катнаша Олы Мишә авылы китапханәсенә килсәгез, сезне менә шушындый матурлык каршы ала икән, дуслар!36800
-
6 август 2022 - 16:58Олы Мишәдә "Урам бәйрәме" гөрли Күптән түгел Олы Мишә авылының Тукай урамында яшәүчеләр гөрләтеп урам бәйрәме уздырган.30100
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика