Сырның файдасы һәм зыяны турында
Табиблар да һәркемгә диярлек курыкмыйча ашарга киңәш итә торган файдалы ризык ул сыр. Анда аксым, А, В, С, D, РР витаминнары күп.
Алар тән тиресенә, чәч, күз, баш миенә гүя бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә. Кайбер сортлары иммунитет, матдәләр алмашы өчен кирәкле микро- һәм макроэлементлардан тора. Ә инде сырдагы төп матдә – кальций сөякләрнең сәламәтлеге өчен чиктән тыш мөһим.
Һәр сортның үз өстенлекләре бар.
Гауда сыры, аминокислоталар күп булу сәбәпле, бавырга һәм баш миенә уңай йогынты ясый.
Моцарелла тозының аз булуы белән кыйммәт. Әлбәттә инде, кальцийга да бай. Шуңа күрә балалар өчен дә гаять файдалы ризык.
Риккотада мускул тукымалары өчен кирәкле аминокислоталар күп. Шулай ук анда фосфор, калий, марганец, селен бар. Сырның бу төре эремчек суы аксымыннан ясала. Подагра авыруыннан (аяк-кулларның вак сөякләренә зыян сала) интегүчеләргә нәкъ менә шушы сортны кулланырга киңәш ителә.
Чеддер кальцийга бик бай. Ләкин калориясе зур булганлыктан, чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
Адыгей сырына тәфсилләбрәк тукталып үтик. Кавказ халкының чын мәгънәсендәге традицион сыры спортчылар өчен дә, йөкле хатын-кызлар, бала имезүче аналар һәм балалар өчен дә файдалы. Нерв системасын тынычландыра һәм шатлык гормоны – эндорфин бүленеп чыгуга китерә. Гипертониядән интегүчеләр өчен үтә әйбәт ризык санала, чөнки кан басымын төшерүгә ярдәм итә. Шикәр чиреннән интегүчеләр дә бу сырны курыкмыйча ашый ала. Ник дигәндә, анда углеводлар һәм шикәр юк дәрәҗәсендә.
Зыяны турында. Күп кенә белгечләр, калориясе күп булганлыктан, сырны артык күп кулланмаска киңәш итә. Моннан тыш күпчелеге тозлы. Димәк, кан басымын күтәреп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар сырны күп ашаучыларга башка тозлы ризыклардан баш тартырга киңәш итә. Организмы лактозаны «өнәмәүче»ләргә дә аны чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/166495/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев