Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Талпан кадалу инвалидлыкка ук китерергә мөмкин

Узган атнада республикада талпан кадалган 14 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,5 тапкыр кимрәк.

Әмма тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Апрель азагы – май башында талпаннардан зыян күрүчеләр саны бермә-бер артачак, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, талпаннар урамда +1, +3 градус җылы торганда уяна, көннәр 15 градуска кадәр җылыткач, активлаша. Синоптиклар исә инде бу атна азагына ук терекөмеш баганасы 25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип ышандыра.

Талпаннан саклану өчен киңәшләр

– Табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә башыгызга киегез. Өйгә кергәч, киемегезне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерегез. Чәчегезне вак тарак белән тарагыз.

– Урамга чыкканда тәннең ачык өлешенә махсус спрей сиптерегез.

– Аксыл кием киегез. Аннан талпан яхшырак күренәчәк.

– Исегездә тотыгыз: талпан кеше исен 10 метрдан ук сизә!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140287/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев