Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Талпан тешләгәннән прививканы кайда ясатып була

Апрель азагы – май башында талпаннардан зыян күрүчеләр саны бермә-бер артачак, дип фаразлый белгечләр. Шул уңайдан, бер райондашыбыз талпан тешләгәннән прививка кайда ясатып була икән районда, дип сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге сорауга җавапны, Теләче муниципаль районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Илүс Илдус улы Хәмидуллин җавап бирде.

 

  • Әгәр язын  табигатькә сәфәргә чыгарга уйласагыз, талпан энцефалитыннан прививканы кимендә ярты ай алдан ясатырга киңәш итәбез.  Бу бигрәк тә урман хуҗалыгы юнәлешендә эшләүчеләргә  кагыла. Әгәр инде талпан кадалырга өлгергән булса,  аны медицина хезмәткәре, талпан энцефалиты бармы юкмы икәнен белү өчен лабораториягә җибәрә. Әгәр бу вирус булса, димәк, бу кешегә талпанга каршы иммуноглобулин ясала. Ул талпан тешләгәннән соң беренче 72 сәгать эчендә  кертелергә тиеш. Бу эшләр барсы да безнең район хастаханәсендә ясала.

 

Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала икән. Табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, ачык төстәге кием кияргә, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш ителә. Сак булыгыз!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев