Тән тиресе матур һәм сәламәт булсын өчен
Язын бит тиресен ничек тәрбияләргә? Кояш нурлары тән тиресен картайта, диюләре дөресме? Табиб-дерматолог, косметолог Дарья Диярова белән шул хакта сөйләштек.
Тән тиресе матур һәм сәламәт булсын өчен:
– Иң беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек рационда ит, йомырка, балык, углеводлар (ярмалар), майлар (җитен, үсемлек, авокадо майлары), клетчаткага бай ризыклар (яшелчә, җиләк-җимеш) булырга тиеш.
– Көн дәвамында чиста су эчәргә дә онытмагыз.
– Тән тиресен саклау һәм тәрбияләү өчен, баллы, камыр ризыкларыннан, ысланган, тозлы, ачы ризыклардан, каһвә белән газлы эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Сөт ризыкларын да чикләргә кирәк.
– Организмга тиешле витаминнар да кереп барырга тиеш. Әмма аларны теләсә ничек эчәргә ярамый. Табиб белән киңәшләшеп, махсус анализ ярдәмендә организмга конкрет кайсы витаминның җитмәвен төгәл ачыклагач кына кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев