Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ташкабактан тиз генә запеканка пешерү ысулы

Кирәк булачак: ташкабак 800 гр йомырка 3 шт сыр 150 гр каймак 150 гр он 150 г яшел үсемлекләр 10 г сода 1/2 чәй кашык тоз 2 чәй кашыгы кара борыч тәменчә

Пешерү ысулы:

Ташкабакны угычтан чыгарабыз һәм ике чәй кашыгы тоз салып,10 минутка калдырабыз — суы бүленеп чыгарга тиеш.

Яшел үсемлекләрне (укроп, петрушка) вак итеп турарга. Сырны угычтан чыгарырга.

Йомырка һәм каймакны бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Онга соданы кушып бераз бутап, йомыркалы массага салабыз.

Ташкабакның бүленеп чыккан суын сыгабыз һәм бар ингредиентларны (сырның 1/3 өлешен) бергә яхшылап бутыйбыз.

Табаны майлап, массаны салабыз һәм калган сырны өстенә сибәбез.

180°С ка кадәр җылытылган мичтә 45 минут пшерәбез.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X