Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теш сызласа да, күңел болганса да файдалы

Борыч, тоз һәм лимон аш һәм салатка сала торган тәмләткеч кенә түгел! Алар медицинада да файдалы.

Тамак авыртса1 аш кашыгы лимон суты, ярты чәй калагы кара борыч һәм 1 чәй калагы диңгез тозын стаканга салып җылы су белән болгатырга. Көненә берничә тапкыр чайкатканнан соң авырту бетә һәм ютәл кими.Стоматит1 аш кашыгы Һималай тозын җылы суда болгатырга һәм ашаганнан соң шуның белән авызны чайкатырга. Бу ысул бактерияләрне үтерә һәм яралар төзәлүгә булыша.Ябыгу өченЧирек чәй калагы кара борыч, 2 аш кашыгы лимон суты һәм бер аш кашыгы балны бер стакан җылы суга салып болгатырга. Ашар алдыннан аз-азлап эчәргә.Күңел болгансаКара борыч һәм лимон исе косасы килүне туктата ала.1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы лимон суты һәм 1 чәй калагы кара борыч салып болгатыгыз.Шуны акрынлап эчегез.Теш сызласаЯрты чәй калагы кара борыч һәм шул ук күләмдә канәфер мае теш сызлавын баса. Сызлаган тешкә шушы катнашманы сөртегез.Салкын тисәЯрты лимон сутын 1 стакан кайнар суга сыгыгыз. Калган лимонны тышы белән шул ук суга салыгыз. Биш минуттан лимонын алып, бер аш кашыгы бал салыгыз. Шушы суны көн дәвамында 3-4 тапкыр эчегез.

https://kiziltan.ru/poleznoe/13502-tesh-syzlasa-da-kel-bolgansa-da.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев