Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Томатлар үстерәбез

Помидорларга черемә кертү турында онытмыйк. Аларга ат тиресе черемәсе бер дигән ашлама булыр.

Черемәнең төп өлешен су, 0,5 – 0,8 процент азот, 0,5-0,6 процент калий, 0,25әр процент фосфор һәм кальций тәшкил итә. Помидорларны шуның белән ашлау химик ашламаларны кулланудан да азат итәргә мөмкин әле.

Ат тиресе ярдәмендә җылы түтәлләр ясарга мөмкин. Мондый түтәлләрдә кыяр, кабак һәм ташкабак бик тиз үсә. Түтәлләр болайрак ясала: 45 см тирәнлектә траншея казып, 25 сантиметрын тирес белән каплыйбыз, калганын туфрак белән тутырабыз. Атна эчендә тирес 60 – 70 градуска кадәр җылыначак.

Искәрмә: томатлар өчен тирес түгел, ә черемә кирәк. Аны теплицадан алган туфрак белән болгатырга кирәк. Тиресне суган, кишер үсә торган түтәлгә кертмәү хәерле. Редис, тырма, сарымсак та аның белән дус түгел. Тиресне бу үсемлекләргә бары тик черемә хәлендә генә кертергә ярый.

Чыганак: https://vk.com/sovet1001receipt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев