Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ТОПИНАМБУРНЫҢ ФАЙДАЛЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта. Топинамбур (җир грушасы) хакында тулырак мәгълүмәт

Организмнан тозларны чыгару. 1-1,5 килограмм яшел масса (яфрак, сабак) алына. Аларны 5-10 сантиметр итеп турагач, 5-8 литр су сыешлы кәстрүлгә салып кайнатырга куялар. 20- 25 минут кайнаткач, кайнатманы ваннага, тагаракка, ләгәнгә яки кисмәккә сөзәләр. Шуңа якынча 1:5 чагыштырмасында бик кайнар (кайнап торган) су кушалар. Кушкан су 1:7 чагыштырмасыннан артык булмаска тиеш.
Ваннагыз булса, шушы яшел саркындыда 10-15 минут ятыгыз, аннары сабынлап юыныгыз. Ванна булмаса, бер ләгәнгә кул-аякларыгызны тыгып,икенчесенә кереп утырыгыз.
Чи бүлбе саркындысы ясау өчен, кимендә 1 килограмм бүлбе кирәк. Юып турагач, яшел массадан ясаган кебек үк итеп, саркынды сыгалар.
Кипкән сабак һәм яфракларны да ванна өчен файдаланып була. Моның өчен кипкән үсемлекне 300-400 грамм алалар. 40-45 минут кайнаталар, тишекле чүмеч аша берәр савытка сөзәләр. Саркынды бу юлы көрәнсу-кара төскә керә. Кипкән бүлбедән саркынды ясау өчен, аны 100-150 грамм алырга кирәк. 40-45 минут кайнату таләп ителә. Башка эшләрне алда сөйләгәнчә үк башкаралар.
Ваннага көн саен да, көнаралаш та керергә мөмкин. Ничә тапкыр ванна алу авыруның катлаулылыгына бәйле. Кайберәүләр 3- 4 процедурадан соң ук җиңеллек сизәләр, башкаларга 20-40 тапкыр коенырга туры килә. Тик шуны онытмагыз: 20 ваннадан соң 15-20 көн ял итәргә кирәк.

Шикәр диабетын, гипертонияне, инсультны дәвалау өчен берничә рецепт.
Бүлбеләрне, яфрак һәм яшь үсентеләрне бик яхшылап юарга, турарга, сыек май салып, салат кебек ашарга яки шуларны башка салатка кушып ашарга.
Яңа казып алынган бер-ике чи бүлбене ач карынга ашарга.
Чи яки кипкән бүлбеләрне компот кебек итеп кайнатырга, атнасына ике- өч тапкыр көненә берәр литр эчәргә. 1-2 литр суга 2 чи бүлбе (яки ике аш кашыгы киптерелгәне) таләп ителә. Чиләрен 10—15 минут, кипкәнен бер сәгать чамасы кайнаталар. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә ярый. Диабет белән авырмаучы кешеләр эчемлеккә шикәр яки бал өсти алалар. Бу төнәтмә кан басымын, кандагы шикәрне киметә, ашказаны асты бизенә уңай тәэсир итә, канның кызыл тәнчекләрен арттыра.

Пешергән чәйгә 3-4 яшь яфрак өстәсәң, нурланыш, инфаркт, инсульт (паралич) авыруларыннан котыла аласың.

Чи «груша»дан сок та ясарга була. Моның өчен чистартылган һәм юылган бүлбеләрне соксыккыч аша үткәрегез. Суын, пыяла банкага салып, суыткычта саклагыз. Иртән ач карынга ике аш кашыгы сокны ике аш кашыгы кайнаган салкын су белән кушып эчәргә кирәк. Шундый катнашманы бер ел дәвамында һәр көн эчеп торганда күптөрле авырулардан, шул исәптән туберкулездан да котылырга мөмкин.

Көчне арттыру өчен яфрак һәм үләннәрдән чәй пешереп эчәргә тәкъдим ителә. Моның өчен кара карлыган яфрагы (3-5 данә), кызыл миләш (5 данә), чия (5 данә), яшь топинамбур (3-4 данә), кура җиләге яфраклары (2-3 данә) һәм бөтнек яки мелисса ботаклары алына. Бу яфракларның барысын да юалар, кимендә 1 литр сыешлы балчык савытка салалар, естенә кайнап торган су агызалар. Бер чәй кашыгы чәй өстәргә һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Менә шундый төнәтмә арыганлыкны бик тиз бетерә.
Чыганак:СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ СЕЗГӘ |БУДЬТЕ ЗДОРОВЫ|ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев