Тотылган машина сатып алганда истә тотарга кирәкле киңәшләр
Миллионнарча сумлык яңа автомобиль сатып алу һәркемнең кулыннан килерлек эш түгел хәзер. Машинасыз да булмый, шуңа күрә тотылганына гына күз саласы кала. Шактый «йөгергән» булса да, әйбәт кенә сакланганын ничек табарга һәм сайларга? Автоэксперт Евгений Завьяловның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Бәясе һәм «яше». Артык арзанлысына кызыкмагыз. Акча кызгану якын киләчәктә үк бер-бер артлы кыенлыклар китереп чыгара башларга мөмкин. Кагыйдә мондый: хакы түбәнрәк, ә «яше» зуррак булган саен, автосервиста вакытыгыз күбрәк узачак.
Белдерү. Сатучыга шалтыратып, машинаны карарга барганчы, игъланны әйбәтләп карагыз. Автомобильнең барлык ягыннан, шул исәптән салонында төшерелгән фотосурәтләре булырга тиеш. Нәрсәседер җитми икән, шикләнергә урын бар. Фотосурәттә руле һәм урындыкларына игътибар итегез: аз йөргәненеке (50 мең чакрымга кадәр) гадәттә нык таушалмаган була.
Сораулар. Сатучы үзенең товары турында барысын да сөйләргә бурычлы. Машина авариягә очраганмы-юкмы, нинди кимчелекләре бар, нәрсәләре алыштырылган… Фотосурәтләрен караганнан соң ниндидер сорауларыгыз туса, телефон аша барысын да белешегез. Сатучының нәрсәләрнедер әйтми калырга тырышуы яки «килгәч күрерсез» дигән сүзләре нык кына сагайтырга тиеш.
Очрашу урыны. Хәзер җир асты паркингларында, сак астындагы стоянкаларда еш кына «кара» салоннар ачучыларны очратырга туры килә. Кемнәрдер «күрмәгәне калмаган» машиналар сатып ала да, шуларны төзәтеп, шомартып-ялтыратып куя һәм паркингларда сата. Мондыйлар гадәттә машинаның кайда икәнлеген әйтми: метро, АЗС кебек урыннарда очрашу билгели дә, шуннан соң гына алып барып күрсәтә.
Нәрсәләргә игътибар итәргә. Руленә, педальләре, тизлек күчергеч рычагына. Бу детальләр күп йөргән очракта гына кыршыла. «Яшь» булуына карамастан, шушы өч урыны кыршылган икән, машина бик күп йөргән дигән сүз.
Буявының калынлыгын үлчи торган җайланманы (толщинометр) эшкә җигү турында да онытмаска кирәк. Аны интернет-кибетләр аша табарга яки арендага алырга була. Җайланма кайсы детальләренең яңадан буялганлыгын күрсәтә. Завод буявының гадәти калынлыгы – 90–160 микрон.
Багажнигына. Запас көпчәге «оясы»н аеруча җентекләп карагыз. Гадәттә арты белән килеп бәрелгәннән соң тышкы панельләрен әйбәтләп яңарталар, ә эчке өлешен буяштырып кына куялар. «Оя»ның формасы катлаулы булганлыктан, автосервис осталары аны берничек тә элекке хәленә китерә алмый. Багажник тышлыгы астындагы металлның җыерчыкланып торуы машинаның авариягә очраганлыгын күрсәтә.
Документлар. Автомобиль хуҗасының барлык документлары: шәхси паспорты. ПТС, теркәү турында таныклыгы булырга тиеш. ВИН-номерларын чагыштырып карагыз. Төрле ышанычнамәләр, документ дубликатлары шик тудырырга тиеш. СТС номерын күчереп язарга яки фотога төшерергә онытмагыз: машинаны базалар буенча тикшергәндә кирәк булачак ул.
Белеп торыгыз: интернет аша рәсми рәвештә автомобильнең «башыннан үткәннәре» турында бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин. ДАИ сайтында ВИН-код буенча машинаны теркәү, аварияләргә эләгүе, эзләүдә булуы, чикләүләр салынуы турында белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев