Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тузганак тамыры күп авыруларга дәва

Тузганак тамыры күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан составын яхшыртучы, нервларны тынычландыручы, шешенүләрне бетерүче, авыртуларны басучы, буыннарны, сөякләрне дәвалаучы витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.

Берничә киңәш:
1. Артриттан. 6 грамм кипкән тамыр һәм яфракларга 1 стакан су салып салмак утта 10 минут кайнатырга. Төреп куеп, ярты сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.

2. Гепатиттан. Тузганакның бөтен өлеше белән бергә иттарткычтан чыгарып суын сыгарга. Ярты стакан җылымса суга 1 аш кашыгы сыгынтыны салып эчәргә.

3. Экссудатив диатез-тән бозылудан. 1 чәй калагы тузганак тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга. 1-2 сәгатькә төреп куярга. Сөзеп алганнан соң , ашарга ярты сәгать кала көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. Матдәләр алмашын яхшырта. Балаларга да кулланырга ярый.

4. Холециститтан. 3 аш кашыгы вакланган тузганак тамырына 2 стакан су салып, салмак утта 20 минут кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.

5. Сөяк сынганда. Тузганак чәчәген, үги-ана яфрагы чәчәген, сирень чәчәкләрен һәм әрекмән тамырын тигез өлеш алырга. Ярты литрлы шешәнең 3/4 өлешенә катнашманы салырга. Шешә тулганчы аракы салырга. Ким дигәндә 21 көн төнәтергә. Озак төнәтсәң дә ярый. Тәнгә тидерү өчен ясала. Бер үк вакытта мумиё эчү яхшы нәтиҗә бирә.

6. Эч кибүдән. 2 чәй калагы кипкән тузганак тамырына 1 стакан салкын су салырга. 8 сәгать төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.

7. Эч катудан (запор). 1 чәй калагы вакланган тузганак тамырына 1 стакан су салып, 20 минут салмак утта кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.

Сәламәт яшик, бәхетле булыйк, дуслар!

 

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев