Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Укропның без белмәгән үзлекләре

Һәр бакчада үсә торган укроп – бик күп чирләрдән дәва.

* Укроп үләне төнәтмәсе югары кан басымыннан интеккән кешеләргә яхшы булыша. Моның өчен 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 1 стакан кайнаган су салып, 15–20 минут төнәтеп сөзәргә кирәк. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3кә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәсе. Әлеге төнәтмә йокысызлыктан да булыша, тынычландыра.

* Укроп ашказаны эшчәнлеге бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм тын юллары авыруларыннан да файдалы. Бу очракта аның орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйбыз, ягъни 1 өлеш укропка 10 өлеш су кирәк булачак. Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән булышучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су салып, суынганчы төнәтергә кирәк. Аннары аны сөзеп, көненә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы күләмендә эчәсе булачак.

* Укроп күнел болганганда да яхшы. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Ник дигәндә, диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

* Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торган су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

* Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев