Уразаны дөрес тотыгыз!
Ифтарны хөрмә белән башлагыз
Ашау-эчүдән озак вакыт тыелып торгач, ифтарда дөрес туклану хыял булып кына калырга мөмкин. Иң мөһиме – туклыклы ризыкларны искермәгән продуктлардан әзерләү. Гап-гади киңәшләрне тотсагыз, изге айда күп файда алырсыз һәм тормыш рәвешегезне үзгәртерсез.
Ифтарны хөрмә белән башлагыз
Хөрмә – шикәр чыганагы. Ә ул көне буена беткән энергияне тергезә. Хөрмә – магний, калий, шулай ук эчәклекнең дөрес эшчәнлеген булдыра торган җепселләргә бай.
Организмдагы су дәрәҗәсенә игътибар итегез
Икенче көнне организм сусызлыктан интекмәсен өчен, төне буе 8 стакан су эчәргә кирәк.
Тозлы һәм борычлы ризыклар ашамагыз
Консервланган һәм эшкәртелгән продуктлар, тозлы чикләвек һәм тозлы кыяр ашаудан тыелыгыз. Алар бик каты кибектерәләр. Сусыл җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне үз итегез.
Ризыкны аз-азлап ашагыз
Изге ай дәвамында төп ашауны ифтар, капкалап алу һәм сәхәргә бүлегез. Бу ашкайнату системасына көч китермәс өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев