Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Уңышка ирешүнең 8 сере

Без уңышка ирешкән кешеләрне көн саен күрәбез: эштә булсынмы, телевизор экраны аша яки интернетта. Аларга уңыш үзеннән-үзе килә кебек тоелса да, аның нигезендә дөрес фикерләү ята.

Миллиардер, күп китаплар авторы Брайан Трейси уңышка ирешкән кешеләрнең сыйфатларын атады. Бу сыйфатларны үзегездә булдырсагыз, сез дә, һичшиксез, уңышка ирешерсез!

1. Алар һәрвакыт өйрәнә.

Брайан Трейси сүзләренчә, бөтен кеше дә нольдән башлый. 30 яшьтән соң яңа әйбергә өйрәнүнең бернинди начарлыгы да юк. Фәнни тикшерүләр күрсәткәнчә, туктаусыз өйрәнү – озын гомернең ачкычы. Иң мөһиме – күңелегезгә хуш килгән өлкәне табарга һәм юләр сорауларны да бирергә курыкмаска. Күп кенә профессионаллар үзләренең юл башын хәтерли һәм андый сорауларга уңай карый.

2. Алар яңа иделәрне тормышта куллана.

Күбебез мотивацион әдәбиятны укый һәм кызыклы дип табылган идеяләрне истә калдырырга тырыша, әмма тиз арада оныта. Уңышка ирешүче кешеләр исә аны шундук тормышта файдаланырга керешә. Өйрәнгән материалны 48 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Юкса, ул баштан чыгып очачак.

3. Алар үзләренең уңышка ирешәсенә ышана.

Брайан Трейси фикеренчә, сез ышанган әйберләр чынбарлыкка әйләнә. Шуңа күрә максатыгызга ирешәчәккә шик кертмәгез.

4. Алар уңышсызлыкларга иң файдалы дәрес буларак карый.

Ялгышу – нормаль күренеш. Ул барлык кешеләргә дә хас. Уңышсызлыкка юлыккансыз икән, нәтиҗәләр ясап, юлыгызны дәвам итегез.

Реклама

5. Алар көтә белә.

Кайвакыт уңышка вакыт таләп ителә. Шуңа күрә сабырлыгыгызны җуймагыз.

6. Алар уңай фикер йөртә.
Кәефсез көннәрегезне искә төшерегез әле. Андый вакытта бөтен эш тә кирегә тәгәри, шулаймы? Ә тормышка елмаеп караган көннәрдә – киресенчә. Шуңа позитив фикерләрне маягыгыз итеп куегыз.

Без нинди вибрацияләр таратсак, шундый кешеләр безгә тартыла. Көләч, ягымлы, тырыш кешеләр дә, ялкау, үпкәчел, шикләнүчәннәр дә иртәме-соңмы үзләре кебекләр арасына эләгә.

8. Алар үзләрен югары бәяли.

Түбән үзбәя һәм уңыш үзара начар яраклаша, шулай бит? Нәкъ менә шуңа барлык уңышлы кешеләр үзләрен югары бәяли. Әмма югары үзбәя үзеннән-үзе барлыкка килми, аны еллар буе формалаштырырга туры килә.

Киңәшләрне укып чыккансыз икән, аларны хәзер үк тормышта куллана башлагыз.

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев