ВАК ГӨБӘДИЯ
Камыр өчен: 50 г атланмай, 2 шәр аш кашыгы шикәр комы, каймак, майонез, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, он.
Туңдыргычтан алынган атланмайны угычтан уарга. Он өстәп, валчык ясарга. Калган ингредиентларны кушып, камыр басарга. Камырны азрак ял иттергәч, түгәрәкләр җәеп, корт, бүрттерелгән дөге, йомырка, атланмай, җимешләр, тәменчә шикәр комы салып, гөбәдияләр ясарга. Аларны духовкада пешерергә.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев