Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлаулар
Сезгә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан куллана ала торган котлау сүзләрен тәкьдим итәбез
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
**********
Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка
Байлык — муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.
*****************
Сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Тормыш юлы гел такыр гына түгел, бәлки шулай булуы хәерлегә дә. Алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк бит. Син шулардан тәм, ләззәт табып алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетең ташып торсын.
******************
Ватан — ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
*****************
Календарьдә 23 февраль көне иң мактаулы урын алып тора
Бу бәйрәм – чын мәгънәсендә, Россиянең Хәрби дан көне, ул батырлык, бурычка тугрылык, хәрби каһарманлыклар һәм бабаларыбызның бөек җиңүләре турындагы хәтерне чагылдыра. Без бу көнне Россия сугышчыларына тирән хөрмәт күрсәтәбез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, хәрби хезмәткәрләргә һәм бүгенге көндә терроризм белән көрәшкән һәм Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган һәркемгә рәхмәт әйтәбез. Ватан уллары турында хәтер безнең күңелләрдә һәрвакыт яши һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора! Хөрмәтле райондашлар, ветераннар һәм Ватаныбыз сакчылары! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга, булачак Ватан сакчыларына уңышлы хезмәт, һәр гаиләгә иминлек, бәхет һәм аяз күк йөзе телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев