Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хатын-кызга мал суярга ярыймы?

Бу сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Хәзрәт, ислам дине буенча терлекне ничек чалу дөрес?

– Аллаһы Тәгалә барлык мал-туар, кош-кортны кешелек дөньясына ярдәм йөзеннән булдырган. Бу дөньяда яшәү, тереклек итү өчен мал сую рөхсәт ителә. Сугымга дигән терлекне рәнҗетмичә, тынычландырып, куркытмыйча чалырга кирәк. Аны бәйләп, башын кыйблага юнәлтеп бугазлау хәерле. Пычакка карата да таләпләр бар. Ул үткен һәм шома, ягъни малның бугазын бер кисеп җибәрүдә үк канын чыгарырлык булсын. Үтмәс пычак белән малны интектерү һич ярамас! Бугазлаучы кеше мөселман булырга тиеш.

– Мал суйганда дога укыйлармы?

– «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип әйтергә кирәк. Әгәр дә кеше махсус рәвештә бу сүзне әйтмичә малны бугазлый икән, бу ит хәләл булмый. Һәм, билгеле, мондый итне ашарга ярамый дигән сүз. Ялгышып, онытылып китсә, бу сүзләрне чалгач та әйтергә кирәк. Андый итне ашарга ярый.

– «Хайван суеп, гөнаһ җыясым юк», – дип тә уйлаучылар бар. Чынлап та, бу эш гөнаһ саналмыймы соң?

– Мал чалуда гөнаһ юк. Әлбәттә, малны рәнҗетеп, сугып, кыйнап торсак, гөнаһ санала. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.), хәтта мал янына килгәндә аны тынычландырырга тырышырга кирәк, ди. Малга хәтта пычакны күрсәтергә ярамый.

– Хатын-кызлар һәм ир балалар бу эштә катнаша аламы?

– Һәр баланың тәрбиясе, халәте төрле була. Әйтик, буй җиткән ир-егетләр дә каннан куркырга мөмкин. Андыйларга мал суярга кушарга ярамый, билгеле. Халәтенә карарга кирәк инде. Курыкканын күрәсез икән, аны бу эшкә катнаштырмагыз. Хатын-кызга да бугазлау вакытында бу эштә катнашмавы хәерле. Аннан соң булыша ала.

– Сугымга әзерләгән малны жәлләргә ярамый, гөнаһ языла, диләр…

– Ничек жәллисең бит. Әйтик, мин үзем малга «ачуланма, Аллаһы Тәгалә шулай яраткан» дип әйтеп, аны тынычландырырга тырышам. Моны жәлләү дип тә, юк дип тә аңларга була. Дөреслектә Раббыбыз безгә малларны ризык өчен яраткан. Без моны аңларга тиеш.

– Хәзрәт, мөселман кешесенә чалырга рөхсәт ителмәгән терлекләр бармы? Әйтик, ул дуңгыз суюда катнаша аламы?

– Дуңгыз, кабан дуңгызы, ерткыч хайваннар безгә хәрам санала. Ислам дине тарафдары дуңгыз чалуда да, бу эштә ярдәмче буларак та, бу итне сатучы буларак та катнашырга тиеш түгел. Бу – гөнаһ!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157637/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев