Хроник арыганлык: нәрсәсе белән куркыныч һәм ничек дәваланырга?
Күпме генә ял итсәң дә – йокы туймый, никадәр генә ял итсәң дә – арыганлык бетми. Язга күчкән чорда еш кына әнә шундый халәт күзәтелә. Күпләр моны витаминнар җитмәү галәмәте дип саный. Табиблар исә, кешедә хроник арыганлык та булырга мөмкин, дип кисәтә. Анысы гади арудан күпкә куркынычрак ди, алар. Казанның 7 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Карина Хәйретдинова шул хакта сөйләде.
Нәрсәсе белән аерыла? Арыганда кеше, гадәттә, бераз ял итеп ала да кабат җир җимертеп яши башлый. Хроник арыганлык вакытында исә кеше күпме генә ял итсә дә, күпме генә йокласа да, аруы бетми. Ул көн дәвамында хәлсез йөри. Кеше таркау, игътибарсызга әверелә. Моннан тыш баш әйләнү, йокысызлык яки, киресенчә, аягүрә йоклап йөрү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Бу халәт өч-дүрт айдан да артыграк дәвам итсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый чакта иң беренче чиратта терапевт, невролог, клиник психологка күренергә киңәш ителә.
Ни өчен пәйда була? Хроник аруның ни сәбәпле килеп чыгуы әле дә булса билгесез. Шулай да ул организмга макронутриентлар (аксым, май, углевод һ.б.) һәм микронутриентлар (минераль матдәләр, витаминнар) җитмәү, аллергия, кешенең озак вакыт дәвамында физик һәм психик киеренкелек халәтендә яшәве аркасында килеп чыгарга мөмкин дип фаразлана.
Нәрсәсе белән куркыныч? Хроник арыганлык җитди чир билгесе дә булырга мөмкин. Аерым алганда, ул организмда инфекцияле, паразитар чирләр, калкансыман биз, аутоиммун авырулар, яман шеш вакытында да күзәтелә ала. Психик авыруы булган кеше дә еш кына хроник арыганлыктан интегә. Әгәр хроник арыганлык чир билгесе булса, ул чакта нәкъ менә шул авырудан дәваланырга кирәк. Калган очракларда, хроник арыганлыктан котылу өчен, гомуми киңәшләргә колак салырга: ял һәм эш режимы көйләргә, дөрес тукланырга, В, С витаминнары, минераль матдәләр эчәргә киңәш ителә. Физик күнегүләр, дәвалау массажы ясау да файдалы.
Ничек тукланырга? Хроник арыганлык вакытында рационда аксым, май, углеводлар – барысы да булырга тиеш. Көнгә биш-алты тапкыр аз-азлап ашагыз. Көн дәвамында В витаминына (балык, бавыр, кош ите, йомырка, кузаклылар, шпинат, банан, чикләвек), С витаминына (цитруслар, киви, гөлҗимеш, кәбестә, яшел борчак, яшел алма) бай ризыклар, составында Омега-3 һәм Омега-6 булган продуктлар (әстерхан чикләвеге, чиа орлыгы) ашарга кирәк. Көн дәвамында 2–2,5 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Камыр ризыкларыннан, тозлы, майлы азык-төлектән, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Алар хәлегезне тагын да авырайтачак кына.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/166148/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев