Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәяү йөрү гомерне берничә елга озайта

Сәламәт яшәү рәвеше – дөрес туклану, беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту һәм физик эш башкару ул, дип искәртте академик Лео Бокерия.

Атнасына ике сәгать җәяү йөргән кеше аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яши.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәге һәм «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Лео Бокериягә сылтама белән хәбәр итә.

«Бик тә гыйбрәтле бер мисал китерәм. Америкалылар дистәләрчә миллион кеше арасында тикшеренү үткәргән, ул атнасына ике сәгать җәяү йөргән кешенең аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яшәвен күрсәткән. Шунлыктан җәяү йөрү шундый популяр, ул бернинди чыгымнар да таләп итми. Хәтта бер бүлмәле фатирда яшәсәгез дә, бераз йөреп килегез, аякларыгызны селкетегез», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев