Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йомырка турындагы 7 сорау

«Беренче тавык барлыкка килгәнме, әллә йомыркамы?» дигән табышмакка кешелек әллә кайчаннан бирле җавап эзли. Без әлеге сорауга җавап эзләмәдек, әлбәттә, тик Роспотребнадзор, табиб һәм диетолог мәгълүматларына нигезләнеп, йомыркага бәйле берничә сорауга ачыклык кертәбез.

Сальмонеллез йогамы?

Федор Шаляпин бүләк иткән бәрхет тавыш рецептын бүген дә яратып кулланучылар бар. Сүзебез чи йомырка турында. Аны бүген дә мускулларны үстерү, тавышны ачу һәм бары файдалы дип тә кулланучылар бар. Әлбәттә, йомырканы пешергәннән соң файдалы үзлеге кимүен яшерми табиблар. Ә менә чи йомырканың сальмонеллез йоктыру куркынычы турында сөйләшкәндә, ул да лотерея билеты кебек икән: 30 мең йомырканың берсе генә аның белән зарарланган булуы бар.

Юаргамы, юмаскамы?

Роспотребнадзор йомырканы саклаган очракта юмаска киңәш итә. Чөнки юылган йомырка тизрәк бозылачак. Аның  кабыгында озак саклануын тәэмин итә торган табигый саклагыч катлам бар. Җылы суда әлеге катлам бик яхшы юыла һәм шунлыктан йомырка озак сакланмаячак дигән сүз. Шуңа күрә аны озак саклыйсы булмаганда гына юыгыз, бик үк чиста булмаган йомырканы суыткычка куюдан кыенсынырга кирәкми.

Ә менә ашарга утырыр алдыннан кулны гына түгел, йомырканы да юарга кирәк. Бигрәк тә аның тышчасына тавык каурыйлары, пычрак ябышкан булса, сабынлы җылы суда юып алырга киңәш ителә. Чатнаган йомырканы чиле-пешле итеп пешермичә, каты итеп пешерүең хәерле. Чөнки ни дисәң дә, сальмонеллез куркынычы турында онытып җибәрергә ярамый.

Ишектә сакларга ярыймы?

Роспотребнадзор, суыткычның ишегендә йомырка куяр өчен урын булса да, анда куймаска киңәш итә. Шулай ук сөт ризыкларын да ишеккә куймавың хәерле дип кисәтәләр. Чөнки йомырка белән сөт ризыкларын бертөрле температурада саклау яхшырак. Ә менә ишекне бер ачып, бер ябып торганлыктан, андагы температура гел үзгәреп тора.

Суыткычта саклау мәҗбүриме?

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, суыткычта йомырка өч айга кадәр үзлеген югалтмый бик яхшы торачак. Ә бүлмә температурасында йомырканың «гомере кыскара»,  25 көнгә генә кала. Шулай ук йомырка сатып алганда аны савытларга тутыру вакытын да карарга онытмагыз. Ташлама дип, яраклылык вакыты чыккан йомырка ала күрмәгез.

Ак йомырка начармы?

Халыкта ни өчендер йомырканың ак кабыклысыннан кала төрле төстәгесе   файдалырак дигән уйдырма яши. Ак йомырканы тәрбия җитмәгән мескен тавыкныкы шикелле кабул итүчеләр дә бар. Чынлыкта йомырка кабыгы төсенең бернинди дә әһәмияте юк. Шулай да ак кабык бераз нечкәрәк булганлыктан тизрәк янчелә. Әмма моның бер зыяны да юк, аның эче шул ук бит.

Сарысы җетерәкме?

Күпләр йомырканың сарысы җете булганны ярата. Авылның сары эчле йомыркасыннан токмач бөтенләй икенче инде, диючеләр дә бар. Йомырка сарысының җетелеге аның ашавына бәйле. Тавыкның рационы байрак булган саен, сарысы җетерәк була.

Тазартамы?

Җәй көне йомырка бигрәк тә күп ашала. Ябыгырга теләүчеләр арасында,  йомырка сарысы тазарта дип, күбрәк агына өстенлек бирүчеләр дә очрый. Чынлыкта йомырка агы тиз һәм җиңел, ә сарысы озак һәм авыррак үзләштерелә. Әлбәттә, билегез нечкәрәк булсын дисәгез, агын гына ашарга да мөмкин. Әмма сарысында протеин, Д витамины, антиоксидант һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта торган холин барлыгы турында да онытмагыз. Шуңа күрә йомырка сарысын ташлаганчы башта уйлагыз.

Ә күләменә килгәндә, сәламәтлек буенча чикләүләр булмаганда, көненә 1–2 йомырка ашауның бер зыяны да юк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89623/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X