Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Телеңне йотарлык салат

Кирәк:

- 5 кг помидор,
- 3 кг татлы борыч,
- 1 кг кишер,
- 0,5 стакан шикәр комы,
- 2-3 аш кашыгы тоз,
- 0,5 стакан көнбагыш мае,
- түгәрәк кара борыч,
- канәфер, укроп орлыгы,
- 3 аш кашыгы уксус.

Иттарткычтан чыгарылган помидор кайнап чыккач, угыч аша үткәрелгән кишер саласың, ул кайнап чыккач, туралган татлы борыч өстисең. Кайнап чыккач, шикәр комы, тоз, көнбагыш мае өстәп, акрын утта 15 минут кайнатасың. Аннары түгәрәк кара борыч, канәфер, укроп орлыгы өстисең. Тагын 15 минут кайнаткач, уксус өстәп, стерильләштерелгән банкаларга тутырасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев