Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 августтан аерым авыл хуҗалыгы объектларына карата федераль статистик тикшерү башланды

2005 нче елның 21 нче июлендә 108 нче номер белән чыгарылган “Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу турында”гы Федераль законның 5 нче маддәсе нигезендә, 1 августтан аерым авыл хуҗалыгы объектларына карата сайлап алу юлы белән федераль статистик тикшерү башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итә.

Авыл хуҗалыгында микросан алу аерым авыл хуҗалыгы объектларына карата 30% сайланыш белән үткәрелә. Микросан алу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, крестьянфермер хуҗалыкларыннан һәм гражданнарның коммерцияле булмаган оешмаларыннан сораштыру 100% күләмендә үткәреләчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сан алу авыл җирлегендә генә үткәреләчәк. Анда да авылдагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны уннан ким булмаска тиеш. Шәһәр җирлегендә урнашкан ярдәмче хуҗалыкларда һәм индивидуаль-торак комплексында сан алу үткәрелмәячәк.

Авыл хуҗалыгында микросан алу барышында сан алучылар җир ресурслары, аларның кулланышы, бөртекле культуралар һәм күпьеллык үлән мәйданнары, терлекләрнең баш саны, җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык итү шартлары турында сораячаклар. Авыл хуҗалыгында микросан алу чарасында катнашу ысуллары:

  • авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр сан алу битләрен сан алучыларның сораулары аша тутыра яки электрон форматта, Росстатның web - сбра системасы аша тутыра ала;
  • шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка индивидуаль хуҗалыклар һәм коммерцияле булмаган оешмалар - планшетлар яки сан битләре кулланып сан алучыларның сораулары аша тутыра ала. 

Авыл хуҗалыгында микросан алу кампаниясе киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагы үсешен фаразлау өчен федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдә мәгълүматлар туплау, аның өстенлекле үсеш юлларын билгеләү, Азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасын тормышка ашыру буенча мониторинг үткәрү, 2030 елга кадәр илдә авыл хуҗалыгы биләмәләренең үсеше стратегиясен билгеләү һәм 2005 нче елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 204 нче номер белән чыгарылган Указны тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.

Авыл хуҗалыгында микросан алу буенча районның статистика бүлеге тарафыннан зур әзерлек эшләре алып барылды. Район биләмәсе унике сан алу, ике инструкторлык участогына бүленде. Сан алучылар сайланып алынды. Сан алу кампанияләрендә күп тапкырлар катнашканнары булса да, алар өчен өчен уку, тест үткәрелде. 

Гөлназ Шәфигуллина, район статистика бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X