21 сентябрьдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә «Татарстанның торак йортларына җылы»темасына туры телефон линиясе узачак. Бу хакта ТР буенча ГФИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика халкы сорауларны 10:00 дән 12:00 гә кадәр бирә алачак. Мөрәҗәгатьләргә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе һәм Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Сорауны 221-80-35 телефоны буенча бирергә була.
Нет комментариев