Быелгы сайлауларда беренче тапкыр 40 меңгә якын яшь татарстанлы тавыш бирә
В республике

Быелгы сайлауларда беренче тапкыр 40 меңгә якын яшь татарстанлы тавыш бирә

«Бөтен гаилә белән сайлауларга» багышланган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын яшь кеше беренче тапкыр сайлауларда катнаша.

Аның сүзләренчә, сайлаулар алдыннан республикада яшәүче студентларга һәм яшьләргә тавыш бирүне уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирүгә аерым игътибар бирелгән. Мондый эш 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә башкарылган, шуларның 63ендә сайлау участоклары эшләячәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2,9 млн нан артык сайлаучы исәпләнә, шуларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.


Нет комментариев