Теләче Информ

20 - 21 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча 20 нче республика спартакиадасының финал өлеше булып узды.

Теләче муниципаль районы командасы 3 урынны яулады.

 

Реклама

20 - 21 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче берләшмәләренең 20 нче республика спартакиадасының финал өлеше булып узды. Әлеге чарада ярышның зона өлешләрендә призлы урыннар алган 14 район катнашты.Спартакиадада катнашучылар АК-47 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, 100, 1500 һәм 3 000 м га йөгерү, турникта күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, туристик каршылыклар полосасын үтү,гранат ыргыту кебек ярышларда катнашып гомумкоманда зачетында Теләче муниципаль районы командасы 3 урынны яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: