Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

2021 ел урагы алдынгылары

2 октябрь көнне Теләче мәдәният йортында узган «Уңыш бәйрәме»ндә бөртөркем 2021 ел урагы алдынгыларына - җитәкчеләргә, комбайнчыларга Теләче муниципаль районы башлыгының Дипломнары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Сезнең игътибарга бүләкләнүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.

Быелгы уракта җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте бөртеклеләрдән тулаем 4040 тонна икмәк җыеп (бер гектарга уртача 17,7 центнер иген уңышы туры килә), беренче урынны яулады. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фарук улы Гыйләҗетдинов. Җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте һәр гектардан уртача 17,0 центнер уңыш алып, тулаем 2118 тонна икмәк җыеп, икенче урынга лаек булды. Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Әбүкарам улы Мәрдәнов. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 16,7 центнер уңыш алып, тулаем 2411 тонна икмәк җыеп, өченче урынга чыкты. Хуҗалык җитәкчесе Рафис Рәшит улы Яхин. Бөртеклеләрдән тулаем 3493 тонна икмәк җыеп һәр гектардан 16,4 центнер уңыш алган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте белән бөртеклеләрдән тулаем 5166 тонна икмәк җыеп алган (бер гектарга күчереп исәпләгәндә 15,2 центнер туры килә) җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтләре дә алдынгылар арасында. Хуҗалык җитәкчеләре - Сәйдәш Миңнур улы Дәүләтшин белән Алмаз Миңнехан улы Хәйруллин.

Иң күп икмәк сугучылар

“АКРОС-530” комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте комбайнчысы Фаил Рәхимов - 1519, “Мега-360” комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте комбайнчысы Владимир Мазарченков - 1222, “Мега-360” комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте комбайнчысы Илфат Габдуллин - 1033, РСМ-161 комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәте комбайнчысы Данил Шигаев - 1142, “АКРОС-530” комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте комбайнчысы Фәнис Миңнебаев 966 тонна икмәк суктырды.

Иң күп теземнәргә салучылар

“МакДон” комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комабайнчылары Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗановлар - 2725, КСУ-1 комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте комбайнчысы Әмир Әскаров - 1475, ЕС-1 комбайны белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте комбайнчысы Радик Нәбиуллин 849 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салды.

Иң күп икмәк ташучылар

Җаваплылыгы чикләнгән “АвгустТеләче” ширкәтеннән Рамил Латыйпов, “Низамов М.Х.” крестьянфермер хуҗалыгыннан Әнвәр Газизуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтеннән Илдар Ибраһимовлар урып-җыю чорында иң күп икмәк ташучы шоферлар булып танылдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев