Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

2022 елда Пенсия фонды россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтәчәк

Яңа елда Россиядә социаль ярдәм чаралары киңәйтеләчәк. Алар хәзерге вакытта социаль яклау органнары, Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнә торган чаралар хисабына тулыланачак, диелә Россия Пенсия фонды сайтында.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ярдәм чараларын алу һәм рәсмиләштерү шартларын үзгәртү күздә тотылмый: элеккеге кебек үк, тиешле гариза гына тапшырырга кирәк булачак. Шулай да 2022 елда түләүләрне алу тәртибе гадиләштерелә. Мисал өчен, гражданинны документлар пакетын мөстәкыйль рәвештә җыюдан азат итәчәкләр: фонд ведомстволардан кирәкле мәгълүматларны үзе соратып алачак.

Социаль ярдәм чарасын рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, әмма алга таба россиялеләр электрон гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирә алачак.

Фондта билгеләп үтүләренчә, декабрь аенда кайбер категорияләр өчен индексация үткәрелде. Аерым алганда, бу – ноябрьдә 80 яше тулган кешеләр – аларның пенсиясе 12 088,96 сумга кадәр артты.

Индексация шулай ук 2021 елның августына кадәр эшләгән, ә соңыннан җәй ахырында эштән киткән гражданнарга да кагылачак.

Шулай ук пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза тапшырган кешеләрнең дә акчасы артачак. Өстәмә түләүләр автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Чыганак:  https://vatantat.ru/2021/12/71586/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев