Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

22 декабрь - Энергетиклар көне

Энергетикларның хезмәте кеше күзенә күренә торганнардан түгел. Өйдә якты, җылы булса, су бирүдә өзеклек килеп чыкмаса, энергетика хезмәткәрләрен искә дә алмыйбыз.

Ә менә шул челтәрнең эшләвен тәэмин итү өчен биредә хезмәт куючылардан зур осталык һәм оешканлык сорала. Аеруча салкын кышлар киеренке шартлар- дауза. Район электр челтәре хезмәткәрләренең фидакарь һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз халкы салкын айларны да кыенлыклар күрмичә, тыныч гомер кичереп килә. Хәзер ут техник сәбәпләр аркасында сүнсә дә, тормыш өчен мөһим объектларда кешеләр моны сизми калалар.
“Челтәр компаниясе”енә (“Сетевая компания”) кергән Алабуга электр челтәренең Теләче бүлегендә бүген кырыкка якын кеше хезмәт куя. Алар барысы да үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Мисал өчен, Алабуга электр челтәренең Саба района- ра бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Зиннәтов әйтүенчә, коллектив кулланучыларны бер минутка да утсыз калдырмау максаты белән эшли һәм моңа нигездә ирешелә дә. Энергетик һөнәре җаваплы һәм катлаулы. Бу һөнәрне сайлаганнарга таләпләр югары дәрәҗәдә куелган, һәркемгә һөнәри осталыгыннан чыгып бәя бирелә, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү бурычы куела. Агымдагы елда алар тарафыннан барлыгы 4 миллион 155 мең сумлык капиталь төзекләндерү, 6 миллион 343 мең сум күләмендә реконструкция эшләре башкарылган. Әлеге суммага Әбде авылына куелган яңа комплекслы трансформаторлар белән 0,4 һәм 10 кВ лы һава линияләре дә керә. Электр линияләре яңартылганнан соң Әбде авылында электр белән тәэмин итү сыйфаты бермәбер яхшырган, хәзер авыл халкы тарафыннан ут уйнавыннан зарланып шалтыратулар кимегән, яки юк дәрәҗәсендә. Энергетикларыбыз әлеге авылда урнашкан балык үрчетү хуҗалыгына да электр линиясе сузган һәм биредә яңа трансформатор урнаштырган. Район электр челтәре хезмәткәрләре тырышлыгы белән быел җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең товарлыклы-сөтчелек комплексына да 0,4 һәм 10 кВ лы электр линияләре сузылган, яңа трансформатор урнаштырылган. Ә менә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә төзелгән терлек азыгы ясау үзәгендә
үткәрелгән реконструкция эшләре өлешчә генә башкарылган. Алан, Балыклы авылларындагы реконструкция эшләренең күпчелеген 2021 елда үткәрү карала. Район электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан Олы Кибәхуҗа һәм Олы Нырсы участогында яңартылган линияләр дә, баганалар да шулай ук агымдагы елның иң күләмле эшләре булып тора.
Шулай ук 2020 елның гадәти ел булмавын да искә төшереп үтик. Таҗлы вирустан саклану өчен апрель, май айларында илебездә махсус режим кертелү сәбәпле, энергетикларга шактый вакыт удаленка да эшләргә туры килә. Командировкалар саны кими, күпчелек эш-гамәлләр, шул исәптән уку-өйрәнүләр дә онлайн форматта алып барыла. Өстәвенә, “Челтәр компаниясе”нә кергән электр челтәрләрендәге
диспетчерлык хезмәтләре бетерелә, кайбер хезмәт урыннары кыскартыла. Энергетиклар районыбызның һәм челтәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып киләләр. Буш вакытларда спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу һәм уңышларга ирешү - күптәнге традиция. Алар яулаган призлы урыннар һәм ирешкән уңышлар шуны раслый.
Район электр челтәре үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләр хисабына яши, үсә. Мөгаен, бу энергетика осталарын читкә таратмаудан, коллективны саклап калудан, бер йодрыкка туплап хезмәт итә, яши белүдән киләдер. Аларга даимилек һәм тотрыклылык хас. Тотрыклылык булган җирдә эш уңай бара. Иң мөһиме - хезмәтне бәхетсезлек очракларына юл куймаслык итеп оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев