Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты котлавы.

Ягымлы, назлы бәйрәмегез белән, мөхтәрәм хатын-кызларыбыз!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз: әбиләр, әниләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Тормышыбызның бер генә көнен дә сездән башка күз алдына китереп булмый. Сез –  асыл затларыбыз – шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәхәббәтлелек, күңел җылылыгы  кебек сыйфатларыгыз белән тормышыбызны бизисез, матурлыйсыз, уңайлыйсыз.  

Сез гаиләдә күркәм мохит тудырудан тыш, хезмәттә, җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз. Гомумән, һәр эштә үрнәк булуда, гаиләне яшәтүдә һәм ныгытуда, изге  традицияләрне саклап калуда без нәкъ сезгә бурычлы. Язгы бәйрәмегез һәркайсыгыз  өчен шатлык-куанычлар, сөенечле, ихлас елмаюлар һәм матур хәтер-хәтирәләрне  яңарту көненә әйләнсен. Янәшәгездә һәрчак ышанычлы ир-атларыгыз атласын,  күңелләрегез гел чиста һәм изге, игелекле булып калсын. Сезгә чын күңелдән уңышлар,  исәнлек-саулык, бәрәкәт һәм иминлек телибез.  

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев