Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алабуга районында бер бала елгага егылган һәм батып үлгән

Малайны эзләүдә 61 кеше катнашты.

Татарстанның Алабуга районында 8 яшьлек малайның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич белән 8 яшьлек малай югалуы турында хәбәр килә. Бер версия буенча, ул ярдан Юраш елгасына егылып төшә. ЗПСО №5 коткаручылары, Алабуга гарнизоны янгын сүндерүчеләре һәм 50 волонтер  Яр буе линиясе буенча эзләү эшләре алып барды. Бүген иртәнге җидедә ЗПСО №5 коткаручылары һәм Liza Alert волонтерлары Юраш елгасы яры буенда, Иске Юраш авылы янында суга егылган урыннан бер километр ярым ераклыкта, югалган баланың мәетен тапканнар.

Һәлак булган баланың мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Эзләүдә 61 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев