Алан авыл җирлегендә очрашу узды
Район үзәк хастәханәсенең баш табибы Ирек Галиуллин коронавирус хакында сөйләде.
Районда коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Халыкка бу уңайдан аңлату, аларның сорауларына җавап бирү максатыннан авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә. Аның чираттагысы Алан авыл җирлегендә узды. Район үзәк хастәханәсенең баш табибы Ирек Галиуллин коронавирус хакында җентекләп сөйләде, әлеге авыруның кеше сәламәтлегенә ни дәрәжәдә тискәре йогынты ясавы хакында әйтте. Алан авыл җирлеге халкы үзләре белән очрашуга килгән баш табибка рәхмәтле булып калды, үзләрен борчыган байтак сорауларына җавап алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев