Аланда Нәүрүз бәйрәме гөрләде
28 март көнне Алан авыл җирлегендә көне буе бәйрәм гөрләде.
Олысы, кечесе Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үтте.
Урамда пылау пеште. Кызарып пешкән коймактан, кайнар чәйдән авыл халкы авыз итте.Чарага килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.Төрле уеннарда катнашып бүләкләр алды.
Бу көнне Алан авылында туып үскән, җирлек тормышына һәрчак үзеннән зур өлеш кертүче актив эшмәкәр Илдар Фазылҗанов призына волейбол ярышы узды. Спорт ярышында сигез команда катнашты. Җинүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды.
Бәйрәмгә килүчеләр шундый матур чара оештырган авылдашлары Илдар Фазылҗановка, җирлек башлыгы Булат Хәсәновка, Алан мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалетдиновага рәхмәтле булып таралышты.Нәүрүз бәйрәме җирлек халкын үзенә җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев