Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алдагы өч ай эчендә Татарстанга ковидка каршы назаль вакцина кайтартылачак

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, республикада коронавируска каршы 600 мең доза вакцина бар, шуларның 80%ы - «Спутник V».

Алдагы өч айда Татарстанга ковидка каршы назаль вакцина (борынга сала торганы) кайтартылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән булган очрашуда хәбәр итте.

"3-4 айдан соң әлеге төр вакцина кайтартылырга тиеш", - диде ул.
Министр белдерүенчә, Татарстанда ковидка каршы 600 мең доза вакцина бар, шуларның 80%ы - "Спутник V".

Моңарчы хәбәр иткәнебезчә, Россия Президенты Владимир Путин назаль вакцина белән ревакцинация ясады. Президент сөйләгәнчә, табиб сыеклык урынына шприцка порошок җыйган, тирән итеп сулыш алуын сораган һәм чиратлаштырып борын эченә вакцина керткән. Соңыннан Путин 15 минут утырып торган һәм бу процедура тәмамланган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев