Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Анападан кайнар сәлам!

Теләче урта мәктәбе укучылары Анапа шәһәрендә ярышларда катнашуларын дәвам итәләр.

Мисал өчен бүген укучыларыбыз "йөгереп килеп ераклыкка сикерү”дә һәм “140 граммлы туп ыргыту” кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сынады.

- Безнең Теләче урта мәктәбе бирегә килгән иң кечкенә командалардан санала. Үзегез уйлап карагыз, Россиянең нинди генә эре-эре шәһәрләреннән килмәгәннәр монда. Анапада Республика данын яклау үзе бер горурлык. Укучыларыбыз тырыша, афәрин! Аларга зур өметләр баглыйбыз, -  диләр ​ Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучылары Рафил Хәкимов һәм Булат Сәләхиев. Әлеге укытучылар Анапада укучылар белән бергә ярышларда, һәрдаим аларга көч биреп торалар.

Теләче урта мәктәбе командасына бары тик уңышлар гына телибез! Яңалыкларны бергәләп күзәтеп барыйк!

Мәгълүмат tochka_rosta_tuliachi Инстаграм аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X