Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Артур белән Камилланы котлыйбыз!

Көрәш дөньясында тагын бер бәхетле пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар.

Башкортстанда яшәүче танылган көрәшче, халыкара класслы спорт остасы, Россиянең атказанган спорт остасы Артур Зөлкәрнәев белән Россиянең атказанган спорт остасы Камилла Елисеева никах укыткан. Бу хакта Артур үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

Билгеле булганча, узган ел билбаулы көрәш буенча Казанда узган дөнья чемпионатында Камилла дөнья чемпионкасы булып танылды һәм бүләкләү тантанасы вакытында, барысын да шаккаттырып һәм сокландырып, Артур аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев