Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Автобабай - 2021” узды

Узган атнада Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) Теләче бүлеге базасында (җитәкчесе - Рәис Нуртдинов) традицион “Автобабай - 2021” дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабы булып үтте.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге (җитәкчесе - полиция капитаны Ришат Нәзиров), юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге (җитәкчесе - Гүзәл Ягъфәрова) һәм ДОСААФ оешмасы тарафыннан үткәрелгән әлеге бәйге якынлашып килүче 1 октябрь - Өлкәннәр көненә багышланды. Бәйгегә машина йөртү таныклыгына ия булган 60 яшьлек һәм аннан өлкән яшьтәге ир-атларыбыз чакырулы иде. Бәйге өлкән буын кешеләре арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау, йөрү осталыгын арттыру һәм ныгыту максатыннан үткәрелде.

Конкурс ике этапта узды. Аның беренчесе - компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүне тикшерү булса, икенчесе - автодромда автомобильне фигуралы йөртүдән гыйбарәт булды. Бәйгедә беренче урынны Дамир Вәлиев (Орымширмә) яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Сәлмән Гыйльмиев (Теләче) белән Рәис Заһидуллин (Үзәк) лаек булды. Азактан җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр бәйгегә килеп үзләрен генә сынап калмадылар, яшь буынга үрнәк тә күрсәттеләр.

- Җитезлектә, яңа кагыйдәләрне һәм юл билгеләрен үзләштерүдә бераз калышсалар да, өлкән буын машина йөртүчеләр - яшьләрдән, урта буын вәкилләреннән юлларда игътибарлы, тыйнак булулары, мәгълүм әйтемдәгечә, бер кат уйлап, җиде кат кисүләре белән аерылып торалар. Аннары, аларның автомобильләре һәрвакыт чиста-пөхтә һәм төзек булыр. Шунысы белән дә алар хөрмәткә һәм ихтирамга лаек, - дип үзенең бәясен бирде өлкән буынның белеменә, йөртү осталыгына юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров.

Бәйгенең җиңүчесе Дамир Вәлиев тиздән районыбыз данын яклап, бәйгенең зона турында чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев