Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл башлыкларын бүләкләделәр

14 май көнне Саба районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Сабада үткәрелгән семинаркиңәшмә азагында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков, та бар иде. Әлеге җитәкчеләр республика конкурсы йомгаклары буенча "Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңү яуладылар. Шулай ук «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы» номинациясендә Казаклар авылыннан Алмаз Гәрәев, Югары Мәтәскәдән Рафыйк Сәләхиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Дипломына һәм акчалата бүләгенә лаек булды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев