Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл җирлекләрендә прививка ясату оештырыла

9 апрель көнне Алан авылы фельдшер-акушерлык пунктында теләгән һәркем прививка ясата алды.

Вакцинация — ул сәламәтлекне саклауның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Ул, организмны табигый яклауны активлаштырып, безне үлем куркынычы булган авырулардан саклый.

Районда халыкны «COVID-19» дан масштаблы вакцинация башланды. Авыл җирлекләрендә район хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин әлеге мәкерле авыру хакында сөйли, халыкны борчыган сорауларга җавап бирә.

Хәзер теләгән кешегә прививканы район үзәк хастаханәсендә генә түгел, авыл җирлекләренә чыгып ясау да оештырылды. 9 апрель көнне Алан авылы фельдшер-акушерлык пунктында теләгән һәркем прививка ясата алды. Бу көнне аеруча Алан урта мәктәбе коллективы активлык күрсәтте. Прививка ясатырга исәпләгән кешеләрне табиб тикшерде, шуннан соң гына вакцина ясалды.

Бу хакта тулырак сез “Теләче” газетасыннан таныша аласыз.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X