Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл туризмының 70 гиды агротуризмны үстерү механизмнарын өйрәнде

«Идел» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе тәмамланды.

Өч көн дәвамында, эшкуарлар, шул исәптән КФХ башлыклары, туристик продуктлар булдыруда кызыксынучы, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсендә проектлар авторлары, шулай ук 31 муниципаль районнан үз районнарының туристик тармагын үстерергә теләүче башка вәкилләр укулар узды.

Мәктәп программасы авыл җирлегенең ихтыяҗларын һәм туристлар җәлеп итүчәнлеген ачыклау буенча чаралар уздыруны үз эченә алды - тематик лекцияләр, рольле уеннар, авылда проектларның нәтиҗәлелегенә анализ ясау, төркем аудиты уздыру һәм болар барысы да республика муниципаль берәмлекләренә кертү өчен районнар үзенчәлеген исәпкә алып үткәрелде.

Мәктәп кысаларында шулай ук яшьләр эшләре министры белән очрашу узды, катнашучылар үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм яшьләр арасында авыл туризмын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев