Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыручылар арта

Узган октябрь аенда гына да районда янә 80 кешегә вируслы пневмония диагнозы куелды. Бүгенге көндә хастаханәнең ковид госпителендә 24 кеше ята. Шуларның 3 ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

- Кызганыч, әмма райондашларыбыз арасында пневмония белән чирләүчеләр саны артты, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Ләйсән Гыйззәтова.

– Әле дә кайберәүләр бүгенге хәлнең җитдилеген аңлап бетерми бугай. Форсаттан файдаланып, райондашларга үзегезне саклагыз, диясе килә. Саклану чаралары турында онытмагыз: кулларны сабын белән еш юу мөһим, үзебез белән вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртергә, эш урынында өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны махсус препаратлар белән сөртеп, чистартып торырга кирәк. Кеше күп җыелучы урыннарга аеруча өлкән яшьтәгеләргә бармаска тырышырга кирәк. Битлекләр турында да онытмау зарур. Әмма бер битлекне озак киеп йөрергә ярамый, аны алмаштырырга онытмагыз. Озак кигән битлекнең файдасы юк, киресенчә, зарарлы гына.

Киләсе ял көннәре халыкны аз булса да әлеге мәкерле чирдән аралау максатыннан бирелде. Аны якыннарыгыз белән өйдә, саф һавада үткәрсәгез яхшы, күңел ачу чараларына йөрүдән аз вакытка булса да тыелып торып, сәламәтлегебезне беренче урынга куйсак иде. Теләчедә COVID-19дан вакцина ясату дәвам итә. Бүген беренче компонент белән 5 мең 724 кеше, алты ай үткәннән сон 126 кеше икенче кабат (ревакцинация) ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев