Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Азагын уйлаучы юк

Быел август аенда бер генә райондашыбыз да исерек хәлдә автомобиль белән идарә итмәгән, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекцияcенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланмаган. Сөенечле күренеш.

Баксаң, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланмыйча да утырып була икән. Юк шул, күпләр моны законсыз гамәл дип санамый, аларның стихиясе бу. Кайберәүләр өчен ул әле дә булса батырлык гамәле кебек санала. Мондый чакта алар үзләрен Алманиянең танылган автоузышчысы Михаэль Шумахер итеп тоя башлый икән. Ә азагы ни белән бетәсен уйламыйлар. Шулай булмаса, быелның җиде анда 20 райондашыбыз руль артына исерек хәлдә утырмас иде. Узган ел бу күрсәткеч 14 булса, 2019 елда 20 исерек йөртүче тоткарланган булган. Шуларның өчесе инспекторлар тарафыннан икенче тапкыр тоткарланган.

Билгели ки, кызганып тормаганнар үзләрен: өчесенә дә Россия Федерацияcе Җинаятьләр Кодексының 264 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять эше ачылган. Аларга законсыз гамәлләре өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук ел ярымнан өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан, ике елга иректән мәхрүм итү дә карала. Машиналарын исә штраф мәйданчыгыннан бары ОСАГО полисына кертелгән кешеләр генә алырга мөмкин. Әлбәттә, беренче тапкыр тоткарланучылар да “өлешсез” калмаячак. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров белдергәнчә, аларга Россия Федерацияcе Административ хокук бозулар Кодексының 12, 8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев