Бакча нигъмәтләренә һәм җыр-биюгә бай бәйрәм
28 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче ял паркында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып үтте.
Бәйрәмгә килүчеләрне район мәдәният йорты каршында Теләче туган якны өйрәнү музее, район сәнгать мәктәбе, Теләче җирлекара китапханәсе, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләр каршы алды.
Ял паркында яшь райондашларыбыз футбол, волейбол уеннарында һәм сумо көрәше ярышында көч сынаша алды.
Бәйрәмгә килгән тамашачыларны һәм барлык райондашларыбызны, Республика көне белән, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Нуриев тәбрикләде. Котлау сүзләрен ирештергәннән соң муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл җирлекләре белгечләренә, район территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Чыгышлар һәм бүләкләүләр районыбыз үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Зур бәйрәм концертын мәйданга килгән халык рәхәтләнеп тамаша кылды. Сабантуйлардан соң, җәй буе көтеп алынган, тансык тамаша иде ул.
Бәйрәм чарасында кемнәр сәхнә тотуы һәм тагын кемнәр нинди бәйгеләрдә җиңү яулап, бүләкләнүе хакында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе санын укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев